ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2020

Синоптиклар 22 июльдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәге хакында кисәтте

0

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 21 июльдән 22сенә каршы төндә һәм чәршәмбе иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук тагын яңгыр явачак дип фаразлый. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк.