Азат Кадыйров Россия спорт министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары булачак.
Эксклюзив документ «Около спорта» телеграм-каналында чыкан.
«Кадыйров Азат Рифкать улын Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә», — диелә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 февралендә имзаланган карарында.
