ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Новости за 13.02.2026

Александр Ведяхин:GigaChat нейрочелтәре татар теленә өйрәтелә

Tatar-inform.tatar 

13 февраль 2026 ел, Казан

Сбер фәнни учреждениеләр белән партнерлыкта тел төрлелеген саклауга һәм Россиядә цифрлы сервисларны үстерүгә юнәлтелгән генератив ясалма интеллект технологияләре өлкәсендә масштаблы проектларны тормышка ашыра

Шундый проектларның берсе – GigaChat нейрочелтәрен татар телендә эшләргә өйрәтү. Бу хакта Казанга визиты кысаларында Сбербанк Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин хәбәр итте.

Тел төрлелеген саклауга юнәлтелгән әлеге проектны... Читать дальше...

2026 елдан башлап рухи-әхлакый мәдәният турында яңа фәнне этаплап кертәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» (ДНКР) уку курсын кертү графигын үзгәртте. Дисциплина берничә ел дәвамында этаплап кертеләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.

Читать дальше...

«Моабит дәфтәрләре»н чыгару хокукы Социалистик Хезмәт Герое Стэлла Габдрахмановага бирелә

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион «төп нөсхә» көне узачак. Музей фондыннан тантаналы шартларда Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен чыгарачаклар. Аларны быел Социалистик Хезмәт Герое, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стэлла Габдрахманова алып чыгачак.

Читать дальше...

Татарстан Милли китапханәсе Муса Җәлил юбилеена экспозиция тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Юбилейга ТР Милли китапханәсенең классик уку залында татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре «Муса Җәлил: иҗат һәм батырлык» дигән китап экспозициясен әзерләделәр, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә 16нчы февраль көнне дәресләр Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрендә 16 февральдә дәресләр Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек һәм бәйрәм чараларын уздыру турында чыгыш ясаганда, республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

Читать дальше...

Флоридада «Кардәшлек» Кубогына Татар хоккей матчы узачак

Tatar-inform.tatar 

4 апрельдә Америка татар диаспорасы өчен Флоридада «Кардәшлек» Кубогына Татар хоккей матчы узачак. АКШ һәм Канада татарлары хоккейчылары Тампа-Бэй бозында кардәшлек Кубогы өчен көч сынашачак. Бу хакта «Татар-информ»га Тампа татар җәмгыяте вәкиле хәбәр итте.

Читать дальше...

Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә эшли

Azatliq.org 

"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.

Миңнеханов: Кибермошенниклыкка бәйле эшләр аркасында судларның йөкләнеше артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кибермошенниклыкка бәйле җинаятьләр аркасында судларга йөкләнеш булуын билгеләп үтте. Бу фактны ул бүген судьяларның хисап-сайлау конференциясендә билгеләп үтте.

Читать дальше...

«Черек күл» паркындагы шугалакта фигуралы шуу буенча мастер-класслар узачак

Tatar-inform.tatar 

Барлык гашыйклар көнендә, 14 февральдә, «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында парлы фигуралы шуу буенча мастер-класслар узачак. Дәресләрдә төп элементларны үзләштерергә һәм парлы чыгышлар форматын сынап карарга мөмкин булачак.

Читать дальше...

Татарстанда кайсы очракта 18 яшьтән зуррак балага алимент түләнә ала

Tatar-inform.tatar 

Ата-аналарның берсе балага 18 яшь тулганчы алимент түли. Әмма аерым очракларда әлеге түләүләр 18 яшькә җиткәннән соң да сакланырга мөмкин. Бу хакта тулырак мәгълүмат «Татар-информ» материалында.

Читать дальше...

Искәндәр Гыйләҗев: Муса Җәлилнең эшчәнлеген популярлаштыруның яңа ысулларын эзләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Күренекле галим, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бүгенге көндә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең мирасын һәм эшчәнлеген популярлаштыруның яңа ысулларын эзләргә кирәклеген белдерде. Галим фикеренчә, яшь буын шагыйрьнең иҗатын белсен өчен яңа формалар хакында уйланырга кирәк.

Читать дальше...

Татарстанда буран, юеш кар, бозлавык һәм 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 13 февральдә, көнбатыштан күчеп килүче җылы атмосфера фронты Татарстанга температура күтәрелү белән бергә карлы һәм болытлы тотрыксыз һава торышын китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Актанышта «Алтын алка» республика хоккей турниры финалы старт алды

Tatar-inform.tatar 

12 февральдә Актаныш районының «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары башланды. Абруйлы турнирда 2009–2010 елгы үсмерләр катнаша. Ярышлар 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Актаныш» сайты.

Читать дальше...

Россия боксы легендлары 20 февральдә Биектауда булачак

Tatar-inform.tatar 

Биектауда уникаль спорт вакыйгасына әзерлек бара. 20 февральдә районның 90 еллыгы истәлегенә багышланган бокс Кубогы узачак, бу чара Ватанны саклаучылар көне белән туры килә. Районда мондый масштаблы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә, шуңа күрә оештыру комитетының утырышы бик әһәмиятле һәм озак барды, дип хәбәр итә «Биектау хәбәрләре».

Читать дальше...