ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Новости за 06.01.2025

Байден Россиягә каршы санкцияләрне арттырырга җыена

Tatar-inform.tatar 

Америка Президенты Джо Байденның китеп баручы администрациясе Россиягә каршы өстәмә санкцияләр кертергә ниятли. Чикләү чаралары Россия нефтен барреле өчен 60 доллардан кыйммәтрәк бәядән ташый торган танкерларга кагыла. Бу хакта ике чыганакка сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

ТНВ телеканалы Раштуа гыйбадәтенең туры трансляциясен күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

Бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбадәтенең туры трансляциясе була. Гыйбадәт Казан Богородица ирләр монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборында узачак.

Читать дальше...

Галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтнең васыятен әйтте

Tatar-inform.tatar 

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивы мәсьәләсендә васыятсен әйтте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

Читать дальше...

Аерым очракларда йөклелек һәм бала табу буенча пособие 1 млн сумнан арта

Tatar-inform.tatar 

Хатын-кызның хезмәт хакына бәйле рәвештә, йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме быел 1 млн сумнан артырга мөмкин. Бу хакта Россия Социаль Фондында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Путин Татарстаннан өч кешене рәхмәт хаты һәм мактау грамоталары белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының Нәфис гимнастика федерациясе рәисе Лилия Шәфиева Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бу карар Россиянең рәсми хокукый порталында чыкты.

Читать дальше...

Чистай тәрбиячесе Ульяна Мартынова республика бәйгесендә җиңүче булды

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында узган рус телле тәрбиячеләр арасында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим — 2024» VIII республика һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабында Чистайның 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ульяна Андреевна Мартынова катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча ул «Гади аңлатырмын, җиңел өйрәтермен» номинациясендә җиңүгә лаек булды, дип яза «Чистай хәбәрләре» газетасы.

Читать дальше...