ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 19.12.2024

Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасында 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин республикада янгынга каршы махсус режим кертүгә багышланган брифингта шулай дип белдерде. Брифинг «Татар-информ» агентлыгында узды.

Читать дальше...

Путин YouTube платформасы акрынаю турында: Эш контурын үзгәртсәләр, проблема булмаячак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә YouTube платформасының эше акрынаю видеохостингның Россия законнарын бозуына бәйле. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Путин гаилә ипотекалары бирелешен тикшерәчәген әйтте: Тәртип урнаштырырбыз

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин гаилә ипотекаларын рәсмиләштерүдә тәртип урнаштырырга сүз бирде. Туры элемтә барышында бу сорау белән аңа Россия гаиләләренең берсе мөрәҗәгать итте, алар лимитларга сылтау белән банкның кредит бирмәвенә зарланган.

Читать дальше...

Владимир Путин Палестина проблемасын хәл итүнең төп ысулын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Палестина проблемасын хәл итү өчен аның беренчел сәбәбен юкка чыгарырга кирәк. БМО ике дәүләт – Израиль һәм Палестина дәүләтләре төзү турында карар кабул иткәч, бары тик Израиль генә төзелә. Бу фикерне туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда салют аттырырга ярый торган урыннарны әйтте

Tatar-inform.tatar 

Казанда салют аттырырга ярый торган җирләр турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган Татарстан башкаласында янгынга каршы махсус режим кертелүгә багышланган брифингта сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту программасы эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Хөкүмәте республикада торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту буенча яңа программаны гамәлгә ашыра башлау турында карар кабул итте, аңа 10 миллиард сум акча бүленәчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XIX съездында шулай дип белдерде. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин Сириянең экс-президенты белән очрашырга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Сириянең элекке Президенты Башар Асад Мәскәүгә килгәннән соң аның белән әлегә очрашмаган, әмма сөйләшергә планлаштыра. Бу хакта ул туры элемтә барышында әйтте.

Читать дальше...

Владимир Путин бала табу яшендәге хатын-кызлар 30 процентка кимегәнен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә бала табу яшендәге хатын-кызлар 30 процентка кимегән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте. Илбашы демографик вазгыятьне «кызлар кирәк» гыйбарәсе белән сыйфатлаган.

Читать дальше...

Путин Кара диңгез яр буендагы экологик фаҗигане «зур бәла» дип атады

Tatar-inform.tatar 

Ике танкер һәлакәткә очрап, ярга нефть продуктлары акканнан соң, Анапада һәм аның тирә-ягында чын экологик фаҗига килеп чыкты. Краснодар крае халкы булган хәлнең нәтиҗәләрен бетерүне тизләтү үтенече белән Россия Президенты Владимир Путинга туры элемтәдә мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Путин Казанда БРИКС штаб-фатиры булачакмы дигән сорауга җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

БРИКС нинди дә булса шәһәрдә оешманың аерым штаб-фатирын булдыруны планлаштырмый. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Казанда шундый штаб ачу мөмкинлеге турындагы соравына җавап биргәндә әйтте.

Читать дальше...

Путин – АКШ журналистына: Россия соңгы 2-3 елда күпкә куәтләнде

Tatar-inform.tatar 

Соңгы ике-өч елда Россия күпкә куәтләнде, шул исәптән оборона сәнәгатендә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туры эфир барышында, Россия хәзер АКШ ка караганда көчсезрәк халәттәдер дип фаразлаган Америка журналисты соравына шулай дип җавап бирде.

Читать дальше...

Миңнеханов Белоруссия Президенты сайлаулары турында: Кирәк булса барырбыз, тавыш бирербез

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга Минск автомобиль заводы җитештергән яңа троллейбуслар тапшыру тантанасында Белоруссиядә булачак Президент сайлаулары турында әйтте һәм дәүләтнең гамәлдәге президенты Александр Лукашенконы хуплады.

Читать дальше...

Путин – «Татар-информ»га: Казан – Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

Казан – Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ»ның БРИКС саммиты турындагы соравына җавап биргәндә әйтте.

Читать дальше...

Путин – «Татар-информ»га: БРИКС – Көнбатышка каршы тору коралы түгел

Tatar-inform.tatar 

БРИКС берләшмәсе кемгә дә булса каршы тору коралы түгел. Ул берләшмәдә катнашучы илләрнең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен кирәк. «Татар-информ» соравына җавап биргәндә, Россия Президенты Владимир Путин шундый фикерләр белән уртаклашты.

Читать дальше...

Путин Курск юнәлешендә сугышучы хәрбиләрнең статусын киредән карарга вәгъдә бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин ел нәтиҗәләрен ясаганда, Курск юнәлешендәге сугышчылар өчен контртеррористик операция катнашучысы статусын махсус операциядә катнашучы статусына алыштырырга вәгъдә бирде. Мондый сораулар белән дәүләт башлыгына шул сугышчыларның берничә гаиләсе мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...