ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Новости за 19.09.2024

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 7 юбилейга багышланган чаралар башланды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 7 юбилейга багышланган чаралар башланды. Алар - Россия Диния нәзарәтенең 30 еллыгы, Мәскәү ислам институтының 30 еллыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдинннең рухани вазифасына керешүенә 40 ел, имам Әт-Тирмизинең тууына1200 еллыгы, Мәскәү Тарихи мәчетенең 200 еллыгы, Ризаэтдин Фәрхетдиннең тууына 165 ел, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгы. Чараларның Мөхәммәд пәйгамбәр туган ай, Россиядә мөселман гаиләсе елына да багышлануы күрсәтелә.

Читать дальше...

Наил Мәһдиев 1999 елда Чаллы мэры була алуы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Наил Мәһдиев 1999 елда ук Чаллы мэры була ала иде, ләкин ул вакытта ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне аны ул вакытта үзе җитәкләгән Бөгелмәдә калдырырга күндергән. Бу хакта түрә «Челнинские известия» газетасына биргән интервьюсында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны якынча өч тапкыр кимегән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән авыру очраклары саны өч тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Польша тышкы эшләр министры "Кырымда гадел референдум" уздырырга тәкъдим итте

Azatliq.org 

БМО миссиясе референдумны әзерләү белән шөгыльләнә һәм ярымутрауның канунлы яшәүчеләре кем булуын билгели алыр иде, дигән Сикорский. Тавыш бирүләрне 20 елга кичектереп торырга була, дип саный ул.

«Яңа исем» әдәби лабораториясендә этикет белгече Айсылу Гарипова белән остаханә була

Tatar-inform.tatar 

20 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә «Яңа исем» әдәби лабораториясе кысаларында Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында этикет белгече Айсылу Гарипова белән «Этикет. Ничек итеп беренче күрешүдә идеаль тәэссорат калдырырга?» дигән темага бушлай мастер-класс була.

Читать дальше...

Татарстаннан Лисичанскига су ташу өчен автоцистерналар китерделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан Лисичанскига су ташу өчен автоцистерналар килде. Экипажлар белән биредәге водоканалга тапшырылган махсус техника шәһәрне су белән тәэмин итү челтәрләрендә авария-ремонт эшләре вакытында халыкны су белән тәэмин итү өчен файдаланылачак.

Читать дальше...

«ХІІІ Якупов укулары» региональ фәнни-практик конференциясе узды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 19 сентябрь көнне, «ХІІІ Якупов укулары» региональ фәнни-практик конференциясе узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Сәфәров Лениногорскида яңа җитәкче турында: Гыйрфанов бурычларны уңышлы үтәячәк

Tatar-inform.tatar 

Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны Әлмәт районы башлыгының элеккеге урынбасары Марат Гыйрфановка ышанып тапшырдылар. Лениногорск районының хәзерге башлыгы Рәгать Хөсәенов VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайлануга бәйле рәвештә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты. Район җитәкчесе вазифасында ул 15 ел эшли.

Читать дальше...

Владимир Соловьев Татарстан турында: Илебезнең башка төбәкләре өчен үрнәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен туган телне саклау өлкәсендә үрнәк була ала. Бу хакта Россия Журналистлар берлеге башлыгы Владимир Соловьев «Бөтен Россия-2024» XXVIII заманча журналистика форумы кысаларында «Татмедиа» АҖнең уңышлы тәҗрибәләрен тәкъдим иткәндә белдерде.

Читать дальше...

«Яңа исем» проекты катнашучылары Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Кичә «Казан утлары» журналы кысаларында гамәлгә куелучы «Яңа исем» иҗат лабораториясе катнашучылары Арча районына сәяхәт кылды. Биредә алар Арча әдәбият һәм сәнгать музее, Гөберчәк авылындагы язучы Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышты. Сәфәрдә Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Закирова, Гәүһәр Хәсәнова, Вакыйф Нуриев, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Казан утлары» журналы редакциясенең SMM-белгече, шагыйрә Алинә Хәбибуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ислам финанслары буенча эксперимент 2025 елдан соң тагын озайтылачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда һәм тагын 3 төбәктә 2023 елның 1 сентябрендә кертелгән ислам финанслары буенча эксперимент 2025 елдан соң озайтылачак. Бу хакта Россия Диния нәзарәте Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә уза торган фәтваларга багышланган III Халыкара симпозиумда чыгыш ясаганда РФ Финанс министры урынбасары Иван Чебесков әйтте.

Читать дальше...

Айрат Фәтхуллин Татарстанның Теләче районы башлыгы итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин ТР Рәисе тәкъдиме белән Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы итеп сайланды. Бу хакта Теләче районы сессиясендә билгеле булды. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.

Читать дальше...

Азат Хәким Ту-214 турында: Яңасын төзүгә караганда модернизацияләү җиңелрәк

Tatar-inform.tatar 

«Тулпар» дәүләт корпорациясе Директорлар советы рәисе Азат Хәким Ту-214 лайнерын заманча модернизацияләү бик тә реаль, әмма вакыт кирәк, дип саный. Бу фикерне ул «Татар-информ» белән әңгәмәдә әйтте.

Читать дальше...

В Татарстане ежемесячную выплату из средств материнского капитала получают родители почти 8 тысяч детей

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Татарстане родители 7 858 детей до 3 лет получают ежемесячную выплату из средств материнского капитала. С начала года Отделение СФР по Татарстану перечислило семьям свыше 407,4 миллионов рублей.