ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Новости за 21.07.2024

Татарстанда банан, сыр һәм сарделька арзанайды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бер атна эчендә, 8-15 июльдә, кәбестә һәм бәрәңге 4 процентка кыйммәтләнде, хәзер алар 42,93 сум һәм 51,1 сум тора. Шул ук вакытта, кыяр 3,55 сумга арзанайды, хәзер аның килограммын 108,59 сумга сатып алырга мөмкин. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан һәм Башкортстан чигендә Ык елгасы аша салынган күперне төзекләндерәләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Башкортстан чигендә Ык елгасы аша салынган авария хәлендәге күперне (аның аша Татарстанның Ютазы районындагы Урыссу бистәсен Башкортстанның Октябрьский шәһәре белән тоташтыра торган юл уза) төзекләндерү өчен Башкортстан хөкүмәте 980 миллион сум акча юнәлдерергә җыена. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.

Читать дальше...

Алексей Песошин җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә республика муниципалитетлары башлыкларын алда торган җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын өч стела ачылды

Tatar-inform.tatar 

Буада юкка чыккан авылларны хәтердән чыгармау, ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге кайчандыр Янтуган авыл җирлегенә кергән Яңа Янтуган, Кыят авыл җирлегенең Курени Выселкасы, Яшевка җирлегенең Баиковка авылларыннан чыккан кешеләр өчен булдырылды. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Читать дальше...

Аксубай районының Мюд авыл мәдәният йортында Бердәм фольклор көнен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

17 июльдә Россиядә илебез халыкларының бай фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан, МЮД поселогы мәдәният белгечләре «Фольклор Градка сәяхәт» дип исемләнгән тематик чара оештырдылар. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Читать дальше...