ru24.pro
World News
Октябрь
2014

Траншеяга егылып төшкән эшчене реанимациягә салганнар

0

Яр Чаллыда 45 нче комплекс артында барган төзелештә 62 яшьлек бер эшче алты-сигез метр тирәнлектәге траншеяга егылып төшкән.

Төзелеш оешмасының куркынычсызлык службасы начальнигы тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдә имгәнүләр белән реанимациягә озатыла. Төзелештә тикшерү эшләре бара.