ru24.pro
World News
Октябрь
2014

Балалар арасында матурлык бәйгеләрен тыярга мөмкиннәр

0

Дәүләт Думасы декабрьдә балалар арасында матурлык конкурсларын тыючы закон проектын беренче укылышта караячак.

Парламентарийлар фикеренчә, мондый чаралар балалар психикасына тискәре йогынты ясый. Закон проектында билгеләнгәнчә, әлеге гамәлләр өчен ата-аналар һәм укытучылар 5 мең сумга штрафка тартылачак. Ә юридик затларны катгыйрак җәза көтә - алар 1 миллион сум акчаларын чыгарып салырга тиеш булачак.
Балигъ булмаганнар арасында матурлык конкурсларын тыю фикере февраль аенда ук яңгыраган иде. Экспертлар андый чараларның бернинди яхшы ягы да юк дип саный.