ru24.pro
World News
Октябрь
2014

Һава торышы 72 торак пунктны утсыз калдырган

0

Һава торышы начарлану сәбәпле, республиканың кайбер районнары электр энергиясез калган. 

Утсыз калучылар – Яшел Үзән, Саба, Әтнә, Әгерҗе, Кукмара районнарында, барлыгы 72 торак пунктта яшәүче 12165 кеше. Аларның һәрберсендә авария-торгызу эшләре алып барылган. МЧСның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта көчле җил, бозлавыктан зыян күргән торак пунктларның һәрберсендә электр энергиясе белән тәэмин ителеш торгызылган.