ru24.pro
World News
Октябрь
2014

Интернатта тәрбияләнүчеләрне гает белән тәбрикләделәр

0

Корбан бәйрәмендә дә интернатка игътибар бик зур булды.

Гает иртәсендә Түбән Әлморза авылы мулласы  бирегә килеп дога укыды, өлкәннәрне изге бәйрәм белән котлады. Аннан соң  корбанга сарык чалып, аш-су әзерләделәр, өлкәннәрне мул ризыклы бәйрәм өстәленә чакырдылар. Бу көнне бик күп райондашларыбыз интернатка корбан ите, җиләк-җимеш, тәм-том китерделәр, биредә тәрбияләнүчеләрне гает белән тәбрикләделәр, хәл-әхвәлләрен белештеләр. Хәйруллин хәйрия фонды вәкилләре дә күпләп бүләкләр алып килделәр. Бу игелекле кешеләрнең һәммәсенә интернат хезмәткәрләре дә, анда тәрбияләнүчеләр дә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.