ru24.pro
World News
Сентябрь
2014

Халыкара йөреш көнендә катнашабызмы?

0

 Агымдагы елның 9 нчы октябрендә Чабаксарда “Россия – спорт державасы” V халыкара форум ачылышы кысаларында “ТАФИСА” Халыкара йөреш көне узачак.

 Россиядә мондый чара беренче тапкыр үткәрелә, анда Чуашстан башкаласында гына да 15 меңнән артык кешенең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә “Татар-информ”).  

  Ел саен Халыкара йөреш көнендә дөньяның 150 илендә 12 милионнан артык кеше катнаша. 2014 нче елда Россия  дә  иң масштаблы спорт бәйрәмнәренең берсенә кушылачак.