ru24.pro
World News
Сентябрь
2014

Сак булыгыз: вируслы А гепатиты баш калкыта

0

Республикада агымдагы елның җиде ае эчендә вируслы А гепатитының  177 очрагы теркәлгән.

Ул 100 мең кешегә 4,54 очрак туры килә, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе.   Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда вируслы А гепатиты 16,9 процентка арткан.  А гепатиты кискен йогышлы авыру, бавырны зарарлый, сары авыруы китереп чыгара. Вирус кешедән кешегә йога. Инкубацион чоры 14 көннән 35 көнгә кадәр. Табиблар вирусны йоктырмас өчен гигиена таләпләрен төгәл үтәргә чакыра.