ru24.pro
World News
Сентябрь
2014

Әлмәт районы башлыгы эшкә җәяү килде

0

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та бүген “Бөтендөнья автомобильсез бер көн” акциясенә теләктәшлек белдереп,  эшкә җәяү килгән.  

– Әлмәтлеләрне бу акциядә катнашырга чакырам. Ул экология өчен дә, сәламәтлек өчен дә файдага гына булачак, – диде ул. – Мин үзем бик еш җәяү йөрим. Җәяү йөргәндә шәһәрдәге  барлык җитешсезлекләр күренә.

 Бер көнне автомобильсез уздыру гадәтен 1997 елда Англия башлап җибәрә. Аннан акциягә Франция һәм башка илләр дә кушыла.