ru24.pro
World News
Сентябрь
2014

Күңелеңә ятканын сайла

0

“Алинә” универсаль спорт залы әлкилеләрне төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә чакыра.

Биредә каратэ, волейбол, өстәл теннисы, спорт акробатикасы, мини-футбол, милли көрәш, билбау көрәше һәм башка спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Тренажерлар залында үз көчләрен арттырырга теләүчеләргә дә аның ишекләре ел әйләнәсе ачык. Студентларга, пенсионерларга, инвалидларга ул бушлай.