Шөгердә бүген гаилә көне уңаеннан бәйрәм була
Шөгер авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмгә чакыра.
Бәйрәм стадионда 19.00 сәгатьтә башлана.
Программада:
- кызыклы уеннар, моңлы җырлар, дәртле биюләр.
Бер очрашу – үзе бер гомер, туган якның күңеле киң, шөгерлеләр, авыл кунаклары, сезне көтеп калалар.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
