30 градуслы кызулар әйләнеп кайтты
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 8 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада кызу булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Көндезге һава температурасы 30 градуска кадәр югары күтәрелә.
