ru24.pro
World News
Июль
2016

Зәйдә терлекчелек комплексларын төзекләндерү дәвам итә

0
Зәй районы агрофирмалары терлекчелек комплексларында республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Кызу темплар белән эш “Нива” ҖЧШ, Сәвәләй, Куш Елга, Әхмәт фермаларында бара. Ә силос-сенаж траншеяларын төзү эше Дүрт Мунча, Поручик, Сәвәләй авыллары территорияләрендә үткәрелә. Бу көннәрдә генә Куш Елга һәм Дүрт Мунчада “Агрокөч-Төркем” ҖЧШ генераль директоры Фәнис Таҗетдинов булып китте. Ул төзелеш-төзекләндерү эшләре барышын күзәтеп, алга таба бу юнәлештә бурычлар билгеләде. Тагын 200 баш бозаулар өчен яңа бина тәзү һәм Дүрт Мунчада өстәмә рәвештә силиос-сенаж траншеясы ясау ихтималы булу ассызыкланды.