ru24.pro
World News
Июль
2016

“Безнең заман”да яшьләрне актив катнашырга чакырабыз

0

Республикада сентябрь аенда эшче яшьләр арасында «Безнең заман” дип исемләнгән IV ачык республика телевизион фестивале башланачак. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетының махсус карары бар. Дүртенче ел оештырылучы әлеге иҗат бәйгесе, нык популярлашкан  “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашу яшеннән чыккан актив, талантлы яшьләрне барлау, бергә туплау максатын күз уңында тота.  Сайлап алу этабы  сентябрьдән ноябрьгә кадәр дүрт зонага бүлеп алып барылачак.
Фестивальгә төрле милек формасында булган предприятие, учреждение һәм оешмаларда эшләүче 18 - 35 яшьлек егет һәм кызлар катнаша ала. “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше” һәм “Дан минуты” (нәфис сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада, номерлар бергәлеге) номинацияләрендә иҗади сынау кысаларында яшьләр үз сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Фестивальнең  положениесе республика Сәүдә һәи сәнәгать министрлыгы рәсми сайтында www.mpt.tatarstan.ru һәм Татарстанның “Созвездие-Йолдызлык”  иҗтимагый-яшьләр төбәк оешмасы сайтында www.yold.ru урнаштырылган.  
Иҗади яшьләрнең сәләтен, быел да составында Татарстан Республикасының халык артисты Резеда Галимова, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм башкалар булган авторитетлы жюри бәяләячәк дип көтелә.
Фестивальнең һәр этабында катнашучылар өчен әйдәп баручы педагоглар тарафыннан күп төрле мастер-класслар үткәрелә. Һәр этапта җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар республиканың предприятие һәм оешмалары коллективларыннан һәм аерым башкаручылардан 12 сентябрьгә кадәр beznenzaman@mail.ru электрон адресы буенча  яки 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы 12нче йорт почта адресы буенча “Созвездие-Йолдызлык” иҗтимагый оешмасында кабул ителә. Мөрәҗәгатьләр инде хәзердән үк алына.

Зәй эшче яшьләренең дә, әлеге бәйгедә катнашып, югары дәрәҗәгә ирешү тәҗрибәсе бар. Ике ел элек ГРЭСның актив, иҗади яшьләре “Безнең заман” фестивалендә төбәк сайлап алу турын уңышлы үтеп, бәйге финалында беренче урын алуга ирештеләр. Һәрьяктан талантлы ГРЭС яшьләрен мәртәбәле жюри башка коллективларга да үрнәк итеп күрсәтте. Шәһәр-районыбызның башка предприятие-оешма коллективларын да грэслылардан калышмыйча, “Безнең заман” фестивалендә катнашырга чакырабыз.