ru24.pro
World News
Июль
2016

Әлки районында Минһаҗевлар гаиләсе картлар йортында тәрбияләнүчеләрне каен, җир җиләкләре белән сыйлаган

0

Югары Әлки авылында яшәүче Минһаҗевлар өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җиләк белән сыйлаганнар.

Авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева, балаларны җир җиләгенә алып барып, “Җиләкле болын тәме – безнең өйләрдә” дигән үзенчәлекле бәйрәм оештырган. Балалар ярыша-ярыша җиләк җыеп, савытларын тутырып кайтканнар. Шул ук көнне Фәния әнисе Гөлнәфис ханым һәм башка туганнары белән күчтәнәчләр төяп Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына барганнар. Өлкәннәрне каен һәм җир җиләге, җиләк кайнатмасы, бүтән тәм-томнар белән сыйлаганнар. Шулай ук җәй өчен кием-салым бүләк итеп сөендергәннәр. Тиздән Фәния өлкәннәр соравы буенча авыл үзешчәннәре белән интернатта концерт куярга җыена.