ru24.pro
World News
Июнь
2016

Машина эчендә мәет

0

Бүген бер урамда трансформатор подстанциясе белән янәшәдә ят ис сизгән бер казанлы полициягә шалтырата.

Тикшерүчеләр урынга килгәч, биредә торучы машина эчендә яртылаш таркала башлаган ир-ат мәетенә тап булалар.
Ул Renault Logan автомобиле хуҗасы дип фаразлана. Мәет машина эчендә ике атнадан да ким ятмаган булырга тиеш. Хәзерге вакытта урында оператив-тикшерү төркеме эшли. Алар мәетнең шәхесен һәм үлү сәбәбен ачыклыйлар.