Табиблар 83 яшьлек әбине кыйнаган һәм бәйләп куйган
Өлкән яшьтәге ханымны хастаханәгә югары кан басымы белән алып килгән булганнар.
2 июнь көнне туганнары аны өенә алып кайтып китә, әбинең тәнендә күгәргән урыннары һәм башында яра була. Ачыкланганча, табиблар аларга шалтыратып, әбине хастаханәдән чыгаруларын хәбәр итә.
Пенсионер туганнары килгәндә хаҗәтен урында үтәгән хәлдә ята, гәрчә моңа кадәр ул йомышын үтәрлек, үзен карарлык булса да. Аякларында, кулларында, күз төбендә күгәргән урыннары барлыкка килә, башында ярасы да була. Табиблар аларга пациентның котыруын, үз-үзенә кул салырга теләп куркытуын әйтә, шуңа күрә аны бәйләп куярга мәҗбүр булганнар, ә күгәргән урыннар караватлар егылу сәбәбе дип аңлата ак халатлылар.
Хәзер туганнар полициягә мөрәҗәгать итеп, табиблар өстеннән гариза язган.
