ru24.pro
World News
Июнь
2016

Мәктәп укучысы Сергей Лазаревны уздырган [+ВИДЕО]

0

Ул аның “Евровидение” дә җырлаган җырын бер дигән итеп башкарып, андагы махсус эффектларның бик арзанлы алмашын да кулланган әле.

Барысы да соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерлектән башланган. Сургут шәһәренең гап-гади мәктәбенә дәрәҗәле кунак килүе билгеле булгач, чыгарылыш сыйны укучылары тәүлек эчендә декорацияләрне уйлап, җырның сүзләрен үзләренә яраклаштырып кабаттан язып менә дәгән тамаша әзерләгән. Сергей Лазаревны исә аның адашы – мәктәпнең асыл тавышлы тугызынчы сыйныф укучысы Сергея Большов алыштырган. 
Барысы да узгач ролик интернет челтәренә урнаштырылган. Тәүлек эчендә әлеге видороликны 35 мең кеше караган.