ru24.pro
World News
Май
2016

Лениногорскига әллә нинди тавыклар кертә язганнар, алла сакласын

0
Күптән түгел Лениногорск районына  240 баш тавык һәм үрдәкләр алып керү очрагы ачыклана.
Аларны Зәй районыннан безгә китерә торган  булганнар. Сатучыларның  кош-кортларга тиешле ветеринар документлары булмаган.  Шиклеләрне  “Лениногорск-Чирмешән” трассасының  45 нче километрында Әлмәт ветеринар инспекциясенең территориаль  органы вәкилләре ачыклый.
Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.
Бу хакта Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.