ru24.pro
World News
Май
2016

Хәкимовлар гаиләсе 57 ел бергә

0

Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә көненә багышланган тантана үткәрелде. Бу кичәгә  57 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы Хәкимов Каниф Баян улы белән Екатерина Ивановна  чакырылган иде.


Каниф Баянович  Бөек Ватан сугушы ветераны, хатыны Екатерина Ивановна  педагог, күп еллар  6 нчы  мәктәптә эшләгән. Әлеге мәктәп укучылары  аларны котларга дип килгән иде. Матур гореф-гадәт буенча Хәкимовлар гаиләсе ЗАГС  бүлегенең почет кенәгәсенә бу көннең истәлеге итеп имзаларын куйдылар, шулай ук аларга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк бирелде.