ru24.pro
World News
Апрель
2016

Ялларда яңгыр һәм җепшек кар явачак

0

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2  һәм 3 апрельдә яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.

Республикада төнге сәгатьләрдә һәм көннең беренче яртысында томан төшү ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

 

Татарстанда уртача һава температурасы 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез – 3-8 градус җылы.

 

Якшәмбе, 3 апрельдә, күпчелек районнарда яңгыр һәм җепшек кар ява. Төнлә – 0-3 градус җылы булса, көндез исә 1-6 градуска кадәр җылыта.

 

 

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55948

Фото: vluki.ru