Сулыкларда сак булу сорала
21 марттан укучыларның язгы каникуллары башлана. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында мәктәпләр һәм балалар бакчаларында аңлату эшләре алып бара. Язын текә ярдан боз акканны карамаска, күпе-причалларда тормаска, боздан-бозга сикермәскә, диелә аңлатуларда. Көзге-язгы чорда сулыклар аеруча куркыныч. Бозның ныклап катып, яисә эреп бетмәгән чаклары да була. Кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Валентин Атласов шәһәребезнең 1. 5нче мәктәпләрендә. “Бөртеккәй”, “Миләшкәй”, “Каенкай” балалар бакчаларында булды инде.
