Зәйдә “Язгы МАРШ” воркшопы кысаларында яшь архитекторлар булды
Кичә Зәйдә “Язгы МАРШ” дип аталган воркшоп кысаларында Татарстан шәһәрләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербургтан 9 яшь архитектор булып район җитәкчелеге белән шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркын тагын да зәвыклы, үзенчәлекле итү турында сөйләштеләр.
Билгеле булганча, Татарстанда 12-30 мартта танылган Россия экспертлары җитәкчелегендә "Язгы МАРШ” воркшопында катнашу өчен яшь архитекторлар туплау өчен бәйге игълан ителгән иде. Президент ярдәмчесе Наталья Фишман башлангычы белән катнашучылар Татарстанның шәһәр һәм поселокларында җиде яңа иҗтимагый зона өчен архитектура концепциясе тудырачак. Аларның берсе безнең Зәй шәһәрендә эшләнәчәк. Проектны гамәлгә ашыру агымдагы елның яз-җәенә планлаштырыла.
Сөйләшүләр барышында яшь архитекторларга Ринат Фәрдиев исемендәге паркның асылы бәян ителде.
- Бу паркны булдыру идеясен тормышка ашырган Ринат Фәрдиев аның табигыйлыгын саклауны беренче урынга куйган. Шуңа да биредә үскән агачлар, башка табигый ландшафтны бозмау алда тора. Тимердән эшләнгән әйберләрне мөмкин кадәр паркка азрак кертү кирәк. Ә менә Карамалы елгасы аша күперчекләрне зәвыклы итеп эшләгәндә матур, үзенчәлекле фонтан булдырганда яхшы булыр иде. Без быел кышын елганы тирәнтәйтеп чистарттык, хәзер сез -архитекторлар ярдәме белән ял урыныбызны тагын да күркәмләндерү максаты тора, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, фикерен белдереп. Ул паркның табигыйлыгын ассызыклаучы кыргый җәнлекләр, кошлар почмагы булдыру мәсьәләсенә дә тукталды.
Шулай ук паркта шәһәр тарихын, энергетиклар шәһәре икәнлеген чагылдырган элементлар булдыру кирәклеге дә әйтелде.
Яшь архитекторлар фикер алышулардан соң, паркның кайсы урынында нәрсә булдыруны күзаллау өчен урынга чыктылар.
