ru24.pro
World News
Февраль
2016

Татарстанда бала көтүче хатын-кызда "дуңгыз гриппы" ачыкланган

0

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе лаборатория тикшерү мәгълүматларына караганда, кичә шәһәрнең тагын 4 кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган.

Авыручыларның барысы да табиблар күзәтүе астында стационарда дәвалана. Аларның иң яшенә – әле 5 кенә яшь. Аны бирегә өеннән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре китергән. Авыручылар арасында бала көтүче 32 яшьлек хатын-кыз да бар. Тагын ике авыручыга 29 һәм 40 яшь диелә.

 

Бу сезонда Чаллының 96 кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган.

http://intertat.ru/tt/