Чаллы халкы Путинны көтә
Февраль уртасында Чаллыга эш визиты белән Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә.
Якынча мәгълүматлар буенча, Россия Президенты шәһәргә 12-15 февраль көннәрендә килергә планлаштыра икән. Ул "КАМАЗ"да үтәчәк хәрби-сәнәгать комплексы киңәшмәсендә катнашачак. Бүген “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә һәм Казан IT-паркының Чаллы филиалында Президентны каршыларга әзерләнәләр. Владимир Путин балалар технопаркы белән дә кызыксынган. Шуңа да аның Россиядә сирәк булган әлеге парк белән танышу ихтималы да бар, дип яза "Шәһри Чаллы".
