Омтылышлары отышларында раслана
Авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр, гадәттә яз ае якынлашканда, игенчелектә нинди культура игү файдалырак булыр икән дип баш ваталар. Бу өлкәдә шактый бай тәҗрибәгә ия булган “Логос” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Лыловны бу хәл мөгаен артык борчымыйдыр.
Чөнки алар соңгы елларда кукуруз һәм көнбагыш үстереп күп табыш алалар. Бу уңайдан аларның юнәлешле эшчәнлегенә беркадәр ачыклык кертү һәм башка фермерларыбызга, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә кинәшләре белән булышу ниятеннән әлеге хуҗалык җитәкчесе белән әңгәмә кордык, игенчелек өчен перспективалы булган фикерләре белән кызыксынырга булдык.
–Евгений Владимирович, районыбызда кукуруз һәм көнбагыш игүдә шактый бай тәҗрибә туплаган кеше буларак, әлеге культураларның отышлылыгы һәм үзенчәлекләре турында әйтеп үтсәгез иде?
–Күп кенә авыл хуҗалыгы белгечләре һәм галимнәр әлеге үсемлекләрне безнең һава шартларында үстерүне мөмкин эш түгел дип санасалар да, без ике ел инде аның киресен дәлиллибез.Чыннан да, теоретик яктан бу культураларның орлыгы безнең шартларда озак өлгерә. Шуңа без аны иртә яздан чәчәргә тырышабыз. Соңгы елларда корылык күзәтелә. Узган ел да ике айга якын явым-төшем булмады. Яңгырлар бары тик 12 нче июльдә генә булды. Корылык тагын ун көн дәвам итсә бер нәрсәсез кала идек. Әле шуның өстенә озакка сузылган корылык нәтиҗәсендә игеннәргә корткыч бөҗәкләр һөҗүм итүе нык борчу тудыра.Үсемлекләрне саклау ниятеннән химик препаратларга да шактый чыгымнар тотыла.
Шуны ассызыклап үтәсем килә, безнең шартларда бер культурага гына өстенлек бирергә ярамый. Әкияттәге кебек ярык тагарак янында утырып калуың ихтимал.Башка культураларга кул селтәргә кирәкмидер. Безнең елның-елында рапс, арпа, бодай, борчак үстерми калганыбыз юк. Рапс игү нечкәлекләренә өйрәнеп беттек бугай. Узган ел аның һәр гектарыннан 15-16 шар центнер уңыш җыеп алуга ирештек. Арпа, бодай уңышы да начар булмады. Аның бер өлешен без узган ел Иранга, Төркиягә төяп озаттык. Башлаган эшкә күңел бирсәң һәм технологик таләпләрне төгәл үтәсәң соңгы нәтиҗәләр сөендерә инде билгеле.
–Технология дигәннән кайбер белгечләр җирне тирәнтен эшкәртүгә, сукалап чәчүгә зур өстенлек бирәләр. Ә менә сез һәрвакыт өстән эшкәртеп чәчүне хуп күрәсез. Бу уңайдан фикерегезне ишетәсе иде?
–Минемчә, нинди ысулга өстенлек бирсәң дә, иң элек һәр операцияне югары сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнергә кирәк. Бер вакыйга нык хәтергә уелып калган. Күрше районның бер хуҗалыгы белән ызандашлар булып бодай үстергән идек. Алар җирне тирән итеп сукаладылар, без гадәттәгечә өстән эшкәртү үткәрдек. Чәчүлек орлыкны да алар бездән алып тордылар. Урып-җыю чорында зур булмаса да аерма булды. Безнең кырда уңыш һәр гектардан уртача 27 центнер чыкса, алар 24 не җыеп алдылар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фото: редакция архивыннан алынды.
