ru24.pro
World News
Январь
2016

Әлмәттә көмешкәне 100 сумга саталар

0

Аппак авылында 62 яшьлек хатын ярты литр көмешкәне нибары 100 сумга сатып яткан.

Шушы көннәрдә Әлмәт полицияләре законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатучыларга рейд уздырды. Зур сату нокталары кичке 10 нан иртәнге 10 га кадәр алкоголь продукцияләрен сатмый, үз дәрәҗәләрен югалтасылары килми. Ә менә кайбер кечкенә кибетләр законга каршы барып, иртәнге якта бик күп аракы, сыра сата икән. Әлмәттә Төзүчеләр, Тимерязов, Шевченко урамнарындагы кайбер кибет хуҗаларын административ җаваплылыкка тартканнар.