ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Биш ел эчендә Татарстанда урман тармагында эшләүче 39 яшь белгеч түләүләр алган

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2025 елда Татарстанда урман тармагында эшләүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме арттырылган. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар хәзер - элеккеге 150 мең урынына 300 мең сум, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар 300 мең урынына 500 мең сум ала», - дип искәртте ул.

Мондый ярдәмгә урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган 35 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва итә ала. Төп таләп - килешү төзелгәннән соң кимендә өч ел эшләү шарты белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашу.

2025 елда 8 яшь белгеч Татарстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре сафын тулыландырган. 2020 елдан әлеге программа буенча 39 кеше ярдәм алган.