ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татар теле – халкым теле» семинары ни өчен «Сәләт-Батыр» үзәгендә узачагын аңлаттылар

0

Быел 10-12 апрель көннәрендә «Сәләт-Батыр» үзәгендә «Татар теле – халкым теле» семинарының икенче этабы узачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Хәнәфин әлеге чараның ни өчен Чувашиянең Батыр районында узачагы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, «Сәләт-Батыр» үзәге – «Татар теле – халкым теле» проекты өчен генә түгел, ә татарларны берләштерүне максат итеп куйган күп кенә башка проектларны үткәрү өчен дә яхшы урын.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар халкы Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә күпләп яши. Батыр районын гына алсак та, монда татар авыллары шактый. Әгәр бу үзәкне күрсәгез, ул татар әкиятләреннән чыккан үзәккә охшаган. Бер ягына карасаң - урманнар, икенче якта – күлләр. Традицион авылда заманча үзәк, бу үзенә күрә аерым бер көч биреп торган җир. Биредә авылдагыча тәмле итеп пешерәләр һәм ашаталар», – диде Аяз Хәнәфин.

Ул әле чагыштырмача күптән түгел генә төзелгән бу үзәктә заманча шартлар тудырылганын билгеләп узды. «Җәйге аланнар, төрле проектлар вакытында да катнашучылар уңай шартларда яши. Барлык уңайлыклары бүлмә эчендә. Заманча уку-укыту сыйныфлары, конференцияләр залы, актлар залы – барысы да каралган. Саф һава кирәк икән, урамга чыгып йөреп керергә дә урын иркен. Спорт юнәлеше кызыксындырса, спорт мәйданчыклары да бар». – диде ул.