ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ядкәр – түбәтәй

0

Ядкәр – түбәтәй

Саклый шагыйрьнең җылысын

Кәрзине, түбәтәе.

Барлык шәхси әйберләре –

Алар Тукай ядкәре.

Халкыбыз хәтере алар,

Безнең милли бизәк тә.

Кара бәрхет түбәтәе

Шагыйрьне хәтерләтә.

Гыйльметдин Шәрәф бүләге

Музейда тора балкып.

Аның изге эшләрен

Онытмас татар халкы.

Саклана анда Тукайның

Кадерле ядкәрләре.

Милли горурлык хисләре

Җаннарны иркәләде.

Апрель – Тукай аенда

Бездә Казанга килдек.

Ядкәрләрне күрергә дип

Музейларга да кердек.

Киеп үз түбәтәемне

Төштем мин дә фотога.

Тукай оныклары бит без

Күңелләр канатлана.

Кукмара районы, Зур Сәрдек авылыннан Закиров Гайсә Алмаз улы.

Җитәкче: Закирова Роза Ринат кызы