ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ленар Шәехның әсәрләре сингаль теленә тәрҗемә ителеп, Шри-Ланкада дөнья күрде

0

Шагыйрь Ленар Шәехнең балалар өчен шигырьләре һәм әкиятләре тупланган өр-яңа китабы Шри-Ланканың танылган «Sayuri Printers and Publishers» нәшриятында «Boru Nokiyami mama» (татарчасы – «Алдамыйм!») исеме белән сингаль телендә басылып чыккан. Тәрҗемәчесе – Махинда Гамаге. Моңа кадәр ул Михаил Шолоховның «Тын Дон»ын, Чыңгыз Айтматов, Юрий Нагибин, Дмитрий Лиханов әсәрләрен рус теленнән сингальчага тәрҗемә иткән.

«Ленар Шәехнең бу җыентыгы балалар китабын тәрҗемә итү турындагы күптәнге хыялымны тормышка ашырды... Ленарның шигырьләре гади һәм җиңел тел белән язылган, оптимизм белән тулы, дөньяга мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисләре белән сугарылган. Алай гына да түгел, бу әсәрләр нәниләр өчен уку әсбабы булып хезмәт итә. Балалар йөрәгенә үтеп керә торган шигырьләр аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән», – дип язган Махинда Гамаге китапның кереш өлешендә.

«Boru Nokiyami mama» китабы 1 мең данә белән басылган һәм ул Шри-Ланкада таратыла. Әлеге китап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә, Республика балалар китапханәсенә бүләк итеп тапшырылган.

«Китапта минем кечкенә укучыларга мөрәҗәгатем сингаль һәм рус телләрендә тәкъдим ителде, шулай ук фотом белән тәрҗемәи хәлем дә бирелде. Китап бизәлешендә Казан рәссамы Фәридә Ризаеваның балалар шигырьләремә ясаган рәсемнәре файдаланылды. Минемчә, бу әсәрләремнең чит телле укучыга тәэсирен бермә-бер көчәйтә. Мин сингаль телендә китабы дөнья күргән беренче татар язучысы булдым», – диде Ленар Шәех «Татар-информ»га.

  • Ленар Шәех – шагыйрь, балалар язучысы, тәрҗемәче, журналист. Татар, рус, инглиз, француз, сингаль, азәрбайҗан, кыргыз һ. б. телләрдә дөнья күргән кырыктан артык китап авторы. Халыкара әдәби премияләр, шул исәптән, Балалар китабы буенча халыкара Советның (IBBY) Мактаулы дипломы лауреаты. Россия Язучылар берлеге, Евразия иҗат гильдиясе әгъзасы.