ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның Петербургтагы вәкиллегендә яшьләр белән эшләү планнары хакында сөйләштеләр

0

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә татар яшьләре белән очрашу узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучыларга онлайн-форматта «Питер Татар» порталының баш мөхәррире Равил Закиров та кушылды. Ул чарага җыелучыларны сәламләде, активистлар белән танышты һәм киләчәктә эшләү буенча теләкләрен җиткерде.

Үзара хезмәттәшлеккә бәйле планнар очрашуның төп темасы булды. Яшьләр актив хезмәттәшлек итәргә һәм чараларда катнашырга теләк белдерде. Якындагы инициативалар арасында татар форумнарын оештыру, шулай ук онлайн һәм офлайн мастер-класслар сериясен атап үтәргә мөмкин. Якын арада ясалма фәһем буенча мастер-класс оештырылачак, алга таба блогинг буенча дәресләр үткәрү ниятләнә.