Татарстанда бер галимгә фәнни эзләнүләр өчен еллык финанслау күләме билгеле
Татарстанда узган елда фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар 32 млрд сумнан 54 млрд сумга кадәр арткан. Бер галимгә бүлеп бирелгән финанслау күләме елына 3,2 млн сумнан гыйбарәт (ил буенча уртача сумма – 2,8 млн сум). Бу хакта бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында билгеле булды.
Фәннәр академиясенең 2025 елгы эшчәнлеге турында аның президенты Рифкать Миңнеханов сөйләде.
Узган елда фәнни эзләнүләр, эшләнмәләр өлкәсе хезмәткәрләре чирек гасыр эчендә рекорд санга – 16,6 мең кешегә җиткән. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, республика Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан фәнни һәм технологик өлкәләрдә куелган илкүләм максатларга ирешүдә сизелерлек алга киткән.
2025 елда Фәннәр академиясе эше өч юнәлеш буенча алып барылган: федераль программа һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу; Татарстанның фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт программасы чараларын үтәү; үсеш институтларын технологик суверенитетка ирешү бурычларына юнәлтү.
Технологик лидерлык илкүләм проектларында катнашу кысаларында фәнни-белем бирү оешмалары тарафыннан 3,2 млрд сум акча кертелгән. Төп юнәлешләр – химия һәм яңа материаллар, сәламәтлек саклау, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, җитештерү һәм автоматлаштыру.
