ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда чит ил студентлары өчен рус һәм татар теленнән олимпиадалар узачак

0

Татарстанда май ахырына кадәр чит ил студентлары өчен рус һәм татар теленнән олимпиадалар узачак. «ТР Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Чит ил студентларын тагын да нәтиҗәлерәк адаптацияләү максатыннан татар һәм рус теленнән олимпиадалар үткәрәчәкбез. Шул рәвешле, тел барьерының йогынтысын киметәчәкбез. 1 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, Татарстанда чит ил студентлары өчен Студентлар язының тиңдәше булган Global fest узачак, дип өстәде Якупов.