ru24.pro
World News
Март
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Адмираллык бистәсенә яңа сулыш бирелә: Казанның яңа этнопаркында нәрсәләр булачак?

0

Яңа «Бистә» этнопаркында төрле чорлардагы авыл һәм шәһәр мохите берләштереләчәк, республиканың төрле халыкларына багышланган зоналар барлыкка киләчәк һәм Казанның атлы тимер юлының тарихи маршруты торгызылачак. Татарстан Киңлекне планлаштыру институтының проектын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Беренче этапта башкарылачак эшләр 4 млрд сумга бәяләнә.

Ташландык урынына яңа парк

Адмираллык бистәсе (Бишбалта бистәсе) – Казанның иң борынгы урыннарының берсе. Якындагы елларда бу урынга яңа сулыш биреләчәк. Татарстанның Киңлекне планлаштыру институты «Бистә» республика халыклары этнопаркы концепциясен тәкъдим итте. Проектны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Төзелеш өчен тәкъдим ителгән участок озак вакыт дәвамында ташландык хәлдә булды, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Киңлекне планлаштыру институты матбугат хезмәтендә.

«Концепцияне ел ярым буе әзерләдек. Хәзер инде барлык карарлар кабул ителде, эш башланачак. Беренче нәтиҗәләр якынча өч елдан барлыкка килер, дип уйлыйм. Бөтен зонаны яңарту исә ун еллап вакыт таләп итәргә тиеш», - диде «Татар-информ»га Киңлекне планлаштыру институты директоры Олег Григорьев.

Олег Григорьев: «Концепцияне ел ярым буе әзерләдек. Хәзер инде барлык карарлар кабул ителде, эш башланачак»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Ул шулай ук проект өчен ни сәбәпле нәкъ менә әлеге урын сайлануын аңлатты. Беренчедән, бу шәһәр үзәгенә якын урнашкан яхшы муниципаль җир мәйданчыгы. Паркка башкала халкы һәм кунаклары йөри алачак. Икенчедән, Казансу елгасы тамагында урнашкан территория күптән яңартуга һәм экологик реабилитацияләүгә мохтаҗ.

«Казансуның иске үзәнен чистартырга кирәк. Бу арзанлы эш түгел. Әмма нәтиҗәдә чүп баскан ташландык урында бик матур объект барлыкка киләчәк. Инвесторлар бу территориягә бөтенләй башкача караячак, Адмираллык бистәсенең шәһәр картасындагы урыны тамырдан үзгәрәчәк», - дип аңлатты проект авторы.

Фото: ТР Киңлекне планлаштыру институты тәкъдим итте

Беренче этапта башкарылачак эшләр якынча 4 млрд сумга бәяләнә. Институт директоры әйтүенчә, финанслау бюджет хисабына гына түгел, инвестицияләр хисабына да тәэмин ителәчәк. Потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр үткәрелгән, алар идеяне кызыклы дип тапкан. Паркның мәйданы 15,4 гектар тәшкил итәчәк.

Мультимәдәни һәм күпмилләтле объект

Этнопаркның концепциясе – яңа форматлы күпфункцияле рекреацион зона. Григорьев аңлатканча, проектны «авыл» дип кабул итәргә кирәкми. Бу – Казанның ничек авылдан шәһәргә әйләнгәнен чагылдыручы татар бистәсе образы. Башкала тарихында мондый бистәләр шактый: Адмираллык, Җиләкле, Сукно бистәләре.

Парк татар халкына гына түгел, республикада яшәүче барлык халыкларга – русларга, чувашларга, мариларга һәм башкаларга багышланган мультимәдәни һәм күпмилләтле объект итеп күзаллана.

Фото: ТР Киңлекне планлаштыру институты тәкъдим итте

Паркның бер башында авыл ландшафты булачак, авыл йортлары урнашачак, ә икенче башында Казанның юкка чыккан биналарының күчермәләреннән торган шәһәр зонасы планлаштырыла.

Паркта кечкенә музейлар һәм күргәзмә заллары, җәмәгать туклануы объектлары, республика халыкларының һөнәрләре белән танышу өчен киңлекләр барлыкка киләчәк. Тарихи мирасны саклауга аерым игътибар биреләчәк. Начар хәлдә булган һәм юкка чыгып барган авыл йортлары реставрацияләнәчәк.

Ирада Әюпова Адмираллык бистәсен Казанның иң кызыклы һәм уникаль киңлекләренең берсе дип атады

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Бүген халыкка гаилә белән ял итү өчен киңлекләр кирәк»

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Адмираллык бистәсен Казанның иң кызыклы һәм уникаль киңлекләренең берсе дип атады. Территория инде күптән «иҗади эзләнү»дә иде, диде министр. Элек территориядә төрле объектлар төзү идеяләре һәм башка проектлар тәкъдим ителде. Әмма этнопарк төзү концепциясе – иң уңышлы идея, дип белдерде ул.

«Бүген халыкка гаилә белән ял итү өчен киңлекләр кирәк. Тәкъдим ителгән концепция кафелар, сувенирлар кибетләре төзүне һәм төрле мәдәни активлыклар оештыруны күздә тота. Бу туган як тарихы, һөнәрчелек мәдәнияте белән танышу өчен яхшы киңлек булачак», – диде ул «Татар-информ»белән әңгәмәдә.

Мондый проектлар бүген Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә бик күп барлыкка килә, дип игътибар итте министр.

Фото: ТР Киңлекне планлаштыру институты тәкъдим итте

Территория зур чаралар үткәрү үзәге булачак

Этнопарк зур чаралар – бәйрәмнәр, фестивальләр һәм концертлар уздыру урыны булачак, дип планлаштырыла. Григорьев сөйләгәнчә, кышын биредә чана трассалары булачак, җәен кунаклар атларда йөри һәм Казансуның иске үзәне буйлап көймәләрдә йөзә алачак.

Проектта Мәдәният министрлыгы үз ролен уйнаячак. Әюпова аңлатканча, ведомство паркта чаралар уздыру өчен җаваплы булачак.

Фото: ТР Киңлекне планлаштыру институты тәкъдим итте

«Бездә фольклор коллективлар, йолалар мәдәнияте бар. Һөнәрчеләребезне мастер-класслар үткәрү өчен чакырачакбыз. Киңлек шул исәптән Уникаль осталык үзәге белән бәйләнештә эшләячәк», - дип сөйләде министр.

Аның сүзләренә караганда, паркта осталардан презентацияләр, балалар өчен уеннар һәм мәйданчыклар планлаштырыла.

Проектны әзерләүчеләр барлыкка киләчәк парк янында Елантау монастыре урнашуын да исәпкә алган – проектта территориянең тынычлыгын боза ала торган аттракционнар һәм күңел ачу объектлары булмаячак.

Фото: ТР Киңлекне планлаштыру институты тәкъдим итте

Адмираллык бистәсен яңартуда яңа адым

Этнопарк Адмираллык бистәсен масштаблы яңартуда яңа адым булачак. 2025 елның августында шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков районны якындагы елларда зур үзгәрешләр көтә, дип ышандырган иде.

Элек янгын булган «Адмирал» сәүдә үзәге һәм «Сантехприбор» заводы урнашкан участокларда заманча торак комплекслар төзеләчәк. Шулай ук яр буе зонасын төзекләндерү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Жаворонков.

Очрашуда шулай ук Җәмигъ мәчете төзү перспективалары, Макарьев чиркәве янындагы территорияне төзекләндерү идеяләре һәм тузган торак фондын капиталь ремонтлау планнары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, узган елның июнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Адмираллык бистәсенең Кече Мәскәү урамындагы квартал макетын күрсәттеләр. Проект уңай бәяләнде.

Елизавета Пуншева, «Татар-информ»