ru24.pro
World News
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өй түбәләреннән кар төшү куркынычы турында кисәтә

0

Республика территориясендә кар күп яву һәм һава торышы җылыну сәбәпле, биналар һәм корылмалар түбәләреннән кар һәм боз төшү ихтималы бар. Шул сәбәпле ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга урамда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искә төшерә. Боз сөңгеләреннән ераграк торырга, шулай ук йортларның түбәләре астында һәм биналар янында автомобильләрне калдырмаска киңәш итәләр.

Җирле хакимияткә, биналарның түбәләрен һәм йорт тирәләрен чистартуны оештырып, көчле кар яву нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерергә кирәк.