ru24.pro
World News
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда «Кадрлар резервы» яшьләр проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

0

Татарстанда «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Проектта 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Гаризалар 18 мартка кадәр кабул ителә. Бу хакта Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында хәбәр иттеләр, дип тапшыра Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

2026 елда проект ике юнәлештә үткәреләчәк: «Сынап карыйм һәм булдырам» һәм «Үстерәм һәм киңәйтәм». Беренче юнәлеш үзен республика проектларында сынап карарга һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә үз инициативаларын булдырырга теләүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылардан җыелган командалар өчен. Икенче юнәлештә инде дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче, шулай ук нинди дә булса команда, бергәлек яки коммерцияле булмаган оешманы җитәкләүче 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге белгечләр катнаша ала.

Быел проект республиканың муниципаль берәмлекләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыруга юнәлтелгән. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Проектта катнашу өчен берничә сайлап алу этабын узарга – гариза җибәрергә, тест сорауларына җавап бирергә һәм әңгәмә узарга кирәк.