ru24.pro
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Балык Бистәсе районыннан Рубежное шәһәренә кием-салым партиясе җибәрелде

0

ТР Балык Бистәсе районыннан Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Йөк колоннасын район башлыгы Радик Ислямов озата барды. Ул ярдәмне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән бергә Рубежное шәһәре гуманитар үзәгенә тапшырды.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйковның аппараты

Бу юлы шефлыктагы шәһәргә балалар һәм яшүсмерләр өчен 300 пар аяк киеме һәм кием-салым партиясе китерелгән. Ярдәм балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә, шулай ук вакытлыча урнашу пунктларында яшәүчеләргә тапшырылачак.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйковның аппараты

«Чираттагы тапкыр шефлыктагы Рубежное шәһәренә килдек, гуманитар ярдәм китердек. Бу юлы кием-салым һәм аяк киемнәре алып килдек. Әлбәттә, үзебезнең егетләр турында да онытмадык. Хәрбиләргә төзелеш материаллары, генераторлар һәм гаиләләреннән адреслы посылкалар алып килеп тапшырдык. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады район башлыгы Радик Ислямов.