ru24.pro
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Яшел Үзән районы башлыгының элеккеге урынбасары ришвәт буларак җир алган өчен хөкем ителә

0

Татарстанда Яшел Үзән районы башлыгының элеккеге урынбасары Николай Бызинны ришвәт буларак җир участоклары алган өчен хөкем итәчәкләр.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022 елда җир кишәрлекләре сатучы фирма директоры Юызинга бер бистәдәге юлны муниципаль милеккә тапшыруын сорап мөрәҗәгать иткән. Ул район башлыгыннан мондый ярдәмне трасса яхшырсын, һәм нәтиҗәдә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясе артсын өчен сораган. Бызин ярдәм иткәне өчен дүрт җир участогы сораган. Ул аларны 2024 елда 2 миллион сумга саткан.

Элегрәк «Татар-информ» Бызинга өй аресты рәвешендә чикләү чарасы сайлануы турында язды. Шулай ук Бызинның гаепләү формулировкасы белән килешмәве белдерүе турында хәбәр ителгән иде.