Татарстан стандартлаштыру, метрология, сынаулар үзәге директоры урынбасары кулга алынган
Әлмәттә Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге директорының метрология буенча урынбасары Дамир Алкинны кулга алганнар. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, аны узган җомгада тоткарлаганнар, ә кичә суд сак астына алган.
Агентлык мәгълүматлары буенча, җинаять эше аның Әлмәттәге эше белән бәйле, анда Алкин 2021-2024 елларда җирле филиал белән җитәкчелек иткән. Көч структуралары версиясе буенча, бу чорда ул соңрак тендер откан компаниядән 650 мең сум күләмендә ришвәт алган.
2021-2024 елларда Алкин «Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Әлмәттәге филиалына җитәкчелек итте. 2024 елның 5 февралендә ул метрология буенча директор урынбасары вазифаларын башкаручы сыйфатында баш үзәккә эшкә күчә, ә 2024 елның 3 сентябрендә директор урынбасары итеп билгеләнә.
