Алабуга «Туристик шәһәрләр» Бөтенроссия премиясе финалына керде
Алабуга «Туристик шәһәрләр» Бөтенроссия премиясе финалына керде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Вакыйгалы туризм шәһәре» номинациясендә премия финалистлары арасында Татарстан Республикасын 2 шәһәр — Казан һәм Алабуга тәкъдим итә. Россиянең 21 төбәгеннән — барлыгы 26 финалист шәһәр 2026 елның февралендә Касыйм каласында финалда очрашачак.
«Туристик шәһәрләр» Бөтенроссия премиясе Region PR агентлыгы тарафыннан Россия туриндустрия берлеге, «Интурмаркет» Халыкара күргәзмәсе һәм милли конгресс-бюро (һ.б.) ярдәмендә гамәлгә куелган.
Премиядә катнашу өчен 70 төбәктән барлыгы 387 проект тапшырылган. Шорт-листка Россиянең 70 төбәгеннән 293 проект кергән.
