Аксубай китапханәсендә «Ныклык һәм дан шәһәре» патриотик сәгате узды
Аксубайның гаилә китапханәсендә 1941-1944 елларда Ленинград блокадасына багышланган «Ныклык һәм дан шәһәре» патриотик сәгате оештырылды. Бу хакта «Аксубай» сайты хәбәр итә.
Китапханә хезмәткәре балаларга камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде.
Шаһитларның истәлекләренә, безнең көннәргә кадәр сакланган көндәлек һәм хатлардан өзекләргә тукталдылар. Катнашучылар авыр көннәрдә батырлык күрсәткән саклаучылар һәм үзләрен югалтмаган шәһәр халкы турындагы китаплар һәм материаллар күргәзмәсен карады, диелә хәбәрдә.
