ru24.pro
World News
Январь
2026

Андрей Никитин Татарстан юллар үсешенә 12,5 млрд сум алачак дип белдерде

0

Быел Татарстан юллар үсешенә 12,5 млрд сум алачак, дип сөйләде видеоэлемтә буенча Россия транспорт министры Андрей Никитин ТР Транспорт министрлыгы коллегиясе утырышында.

«Татарстан – Россиянең танылган технологик, туристик һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Регионның транспорты һәм юл хуҗалыгы – Россия территориясенең бәйлелеген тәэмин итүнең мөһим элементы. Гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрү турыдан-туры шуңа бәйле. Бу бурычларны безнең алга РФ Президенты Владимир Путин куйды. Без аларны гамәлгә ашырабыз, шул исәптән «Нәтиҗәле транспорт системасы» һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектлары кысаларында, – дип белдерде ул.

Никитин сүзләренчә, республикада җирле юлларның 73 проценты норматив хәлдә.

«Бу – Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе», - диде ул.

Транспорт министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан 2025 елның сентябрендә 2030 елга кадәр җәмәгать транспортын үстерү программасын раслап, Россия Президенты йөкләмәсен беренчеләрдән булып үтәде.