ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Казанның яшь гвардиячеләре социаль объектларны кардан чистартты

0

«Бердәм Россия»нең Яшь гвардия Казан бүлеге вәкилләре бүген шәһәрнең социаль объектларын җыештыруга чыктылар. Иртән алар 102 нче гимназия территориясендә Краснодон герой-яшь гвардиячеләренә багышланган мемориаль комплексны чистарттылар, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең ТРдагы матбугат хезмәте.

2023 елда «Яшь гвардия» төбәк бүлеге откан акчаларга ачылган һәйкәлне активистлар 31 гыйнварда билгеләп үтелә торган яшь гвардиячеләрне искә алу көненә чәчәкләр белән бизәргә генә түгел, ә территорияне җыештыру белән шөгыльләнергә карар кылды.

Яшь гвардиячеләр бюст янындагы карны гына түгел, бөтен мәктәп ишегалдын да җыештырдылар: укучылар өчен юлларны чистарттылар.

Башка активистлар Оборона министрлыгының Хәрби госпитале администрациясе гаризасы буенча медицина учреждениесенең барлык керү юлларын чистарттылар. Ике акциядә дә егермегә якын кеше катнашты.

«Кар десанты» акциясе бөтен Татарстан буенча ай дәвамында үткәрелә. Һәр кар яуганнан соң яшь гвардиячеләр коммуналь хезмәтләргә һәм халыкның ташламалы категорияләреннән аерым кешеләргә ярдәм итәләр.