ru24.pro
World News
Январь
2016

Машинадагы балалар утыргычына кагылышлы яңалык

0

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш.

Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. “Кайбер ун яшьлек балалар буй һәм гәүдә авырлыгы ягыннан хәтта ата-аналарын да уздыра. Мондый баланы яшенә карап кына махсус утыргычка утырту – зур хата. Ул-бу була калса, аның сәла­мәтлегенә пассажир буларак баруга караганда да күбрәк зыян килергә мөм­кин”, – ди проект авторы. Шуңа күрә Сухарев буе – 150 сантиметрга, авырлыгы 36 килограммга кадәр булган балаларны гына махсус утыргычларда йөртергә тәкъ­дим итә. “Болай эш­ләгәндә, машинадагы балалар утыргычын яшь буенча гына чикләп кулланып булмаячак. Шул ук вакытта буе  150 сантиметр, авырлыгы 36 килограммнан артмаган 12 яшьтән олырак балалар да махсус утыргычта йөрергә тиеш була”, – ди Сухарев.

Бу кагыйдә күп кенә илләрдә күптән гамәлдә икән инде. Әйтик, Австрия, Польша, Словения, Словакия, Португалия һәм Чехия­дә буе 150 сантиметрдан артыграк булган 12 яше тулмаган баланы машинада махсус утыргычсыз гына йөрт­сәң дә ярый. Дөрес, бүген Россиядә гамәлдә бул­ган кагыйдә дә баласы яшенә күрә озын яки таза булган ата-ананың хәленә керә. “Россия авто­мобиль­челәре хәрә­кәте” оешмасы рәисе Виктор Похмелкин сүзлә­ренә караганда, андый баласын машинада гадәти сак­лагыч каеш белән генә йөрткән ата-анага да артык бәйләнә алмыйлар. “Һәр­хәлдә, яшенә күрә артык эре күренгән баласын махсус утыргыч урынына га­дәти сак­лагыч каешы белән генә йөрткән әти кеше үз хаклыгын дәлилли ала”, – ди ул.

 

 

 www.saby-rt.ru